ӘНКӘЕМНЕ ҺАМАН ЮКСЫНАМ
Нишлим соң... Минем йөрәккәем
Әнкәемне һаман юксына...
Үзәкләрем өзеп искә төшә
Яннарымда әнкәй юк кына...
Язлар җиткәч кошлар кире кайта
Әнкәй кайтмый күңел көтсә дә...
Үзең күргән кебек булыр идем
Төшләремә әнкәй керсәң дә...
Мәңге кайтмас җиргә китсән дә
Син әнкәем күң(е)лем түрендә...
Көннәр арты көннәр үтсәләр дә
Онытылмыйсың әнкәй бер көн дә...
Сәгать..Минут...Еллар үтәләр...
Синсез ата әнкәй иртәләр...
Йомшак кулың кебек башымнан
Таң җилләре сыйпап үтәләр...
Юксынамын...Сагынамын әнкәй
Яшисең син йөрәгем түрендә....
Ак яулыгың бәйләп, елмаеп
Балкыйсың син күңел күгемдә....
Яннарымда әнкәй булсаң әгәр
Бирер идең миңа киңәшең...
Сине кочып, битләреңнән үбеп
Килә: рәхмәт әнкәй сиңа, диясем....
Хәзер инде үзебез дә әни
Йөгереп йөри янда оныклар...
Ана бәхете балалары белән
Ана кеше моны аныклар....
....Исән чакта газиз әнкәйләрнең
Кадерләрен һәрчак белик без...
Озын-гомер,саулык-сәламәтлек
Әнкәйләргә һәрчак телик без....
Мәфрүзә Фатихова.
#абмшшигырь